Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Балалар бакчасында Сабын куыклары көне үтте

Һавада очып йөрүче салават күпере төсләре белән ялтырап торган үтә күренмәле шарлар. Нәрсә бу? Әлбәттә, җавапны һәркем белә - сабын куыклары.

Югары Осланның "Каенкай" балалар бакчасында Сабын куыклары көне узды. Сабын куыкларын очырту - иң гади, әмма шул ук вакытта күңелле балалар уеннарының берсе. Сабын куыклары алар өчен – тылсымга ия. Балаларга төрле конкурслар тәкъдим ителде: кем күбрәк куык өрә, кемнең куыгы һавада озаграк тора, кемнең куыгы зуррак килеп чыга.

Балалар төрле төстәге сабын куыкларын, аларның тылсымлы әверелүләрен сокланып күзәттеләр, ихлас көлделәр һәм шатлыктан сикерештеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әлеге бәйрәмнән көне буена бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев