Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакчачы Мәрьям Сәләхетдиновадан май аена киңәшләр

Иң беренче эш итеп апрель аенда башланган эшләрне төгәллибез.

Парник, теплица эчләрен, бакчаны җыештырып бетергәч  төп эшләргә тотынабыз.

Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле  культураларны чәчүне: - ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен утыртуны төгәллиләр. Атна, ун көннән кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын чәчәләр. Майның соңгы ун көнлегендә  соң өлгерешле сортларына туфрак әзерләп чәчәләр.

Бакчадагы туфракны йомшартып, чүп үләннәрен даими утап торырга кирәк . Куаклар, җимеш агачлары, күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә онытмагыз, мүлчә өчен черемә, яхшы туфрак, торф әйбәт.

Төрле корткычларга , агач, куакларда очрый торган чирләргә каршы тәбигый препаратлар белән көрәшү мөһим. Аларга тузганак, тырнакгөл, сарымсак һәм башка төнәтмәләр керә.

Майда яшелчәләр, чәчәкләр утырту чоры. Помидор, башка үсентеләрне тәрбияләүне дәвам итәбез, аларны парникка, теплицага күчереп утыртабыз. Кыяр, карбыз, кавын орлыкларын  үсенте өчен савытларга  чәчәбез. Әкренләп  түтәлләрне яшелчәләр утырту өчен әзерли башлыйбыз. Май аенда кишер, чөгендер, редис чәчәргә, суган утыртырга була.

Кура җиләге мул уңыш бирсен өчен ботакларын бәйләп куябыз, алай ботакларны җил сындырмый, ботаклар җиргә тими. Бакча җиләге дә үзенә игътибар сорый, узган елдан калган, искергән, картайган, җиләк биргән , тамыр бирергә өлгергән  мыекларны, яфракларны җыеп алыгыз. Рәт араларын йомшартыгыз. Ай башында ук бакча җиләген туфрагы белән бергә күчереп утырсаң , ул быел ук  уңыш бирәчәк. Ашлау өчен  мочевина, аммиак селитрасы кулланырга була. Черемә, торф, махсус материал белән мүлчәлиләр.

Лалә, нарцисс, крокус, умырзая, декоратив суганнар чәчәк атып бетергәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш.

Май ае коры килсә яшелчә культураларын еш сугарырга кирәк. Кәбестә, кишер, чөгендер аеруча дым ярата.

Май башларында бәрәңге утыртсак тә әйбәт. Утыртканчы бәрәңгене әйбәтләп җылытырга, күзәнәк җибәрттерергә кирәк.

Бакчаны яхшырак, чын күңелдән бирелеп карыйбыз икән, уңышта шул кадәр мул булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев