Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча сезоны җитә

Югары Ослан районында бакчаларны аеруча хиреслек белән үстерәләр.

Җәйгә үсентеләр үстерү өчен чәчү эшләре инде башланды дияргә була.   Үсентеләрне үзләре үстергән бакчачылар яхшы белә: бары тик вакытында яхшы тәрбия күргән үсентеләр генә җәй буе мул уңыш бирәчәк. Шуңа да һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Шул турыда үзенең тәҗрибәсе белән һәвәскәр бакчачы Мәрьям ханым Сәләхетдинова бүлешә.

Орлык утырту

  • Чәчү алдыннан үсентеләр утыртылачак савытларны зарарсызландырырга кирәк. Савытларның дренаж системасы яхшы, су озаклап тормасын һәм тамырлар черемәсен өчен махсус тишекләре булырга тиеш.
  • Орлыкларны артык тирән утыртырга ярамый: орлык аның өч тапкыр калынлыгындагы туфрак катламы белән капланырга тиеш.

Җилләтеп тору һәм тәрбияләү мөһим

  • Чәчүлекләргә бүлмә температурасындагы су сибәләр, пыяла яки пленка белән каплыйлар һәм әрҗәне җылы урынга куялар.Чәчүлекләрне көн саен җилләтеп тору мөһим, югыйсә, орлыкларга һава җитмәскә мөмкин.
  • Шытымнар барлыкка килүгә, савытны тиз арада якты урынга урнаштырырга, температураны беренче көннәрдә 16-18 градуска кадәр төшерергә кирәк. Тәрәзә рамнарында ярыклар булган очракта, җил өреп тормасын өчен аларны яхшылап сылап куярга, үсентеләрне турыдан-туры коры һава агымнарыннан саклау өчен батареяларны капларга кирәк.
  • Үсентеләр белән янәшә бүлмә гөлләре булырга тиеш түгел, чөнки алар корткычлар белән зарарланган булырга мөмкин, ә аларның үсентеләргә дә күчү ихтималы бар. Болар — акканат, пәрәвез талпаны, гөблә, ончыл чык.
  • Февраль башында чәчкән үрентеләргә февраль ахырына таба тәрбия чарасын күрә башлагыз. Су сибү белән генә чикләнеп калмыйча, ашларга да кирәк булыр. Беренчесе – тамырдан ашлау. Калий гуматы дигән ашлама белән ашларга була. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы калий гуматы салып эретәсез дә, үренте төбенә чыланганчы, 300 грамм чамасы сибеп чыгасыз. 

Күчереп утырту

  • Беренче чын яфраклар барлыкка килгәч, үсентеләр күчереп утыртыла. Моны эшләмәскә дә була, әмма андый үсемлекләрнең тамыр системасы күпкә яхшырак, алар көчлерәк була.
  • Күчереп утырткан вакытта бик сак эш итәргә кирәк, алдагы көнне үсентеләргә су сибелгән булырга тиеш. Туфракта зур булмаган чокыр ясала, үсенте шушы чокырга аскы яфракларына кадәр төшерелә, ә аннары тамырлары туфрак белән каплана һәм тыгыз итеп басып куела. Игътибарлы булыгыз, тамырлары бөгелеп калмасын.  Сыек төстәге марганцовкалы су сибү яхшырак булыр.
  • Күчереп утыртканнан соң үсемлекләр ияләшеп китсен өчен аларны 2-3 көнгә турыдан-туры кояш нурларыннан каплап куерга кирәк.
  • Помидор үсентеләре пикировкалауны җиңел кичерә, тиз үсеп китә. Ә менә борыч белән баклажанга саграк караш кирәк. Помидорны пикировкалау мәҗбүри саналса, борыч белән баклажан үсентеләре үстерүнең ике юлы бар. Аларны пикировкалау юлы белән дә, савытыннан күчермичә дә үстерергә мөмкин.
  • Үсентеләр яхшылап тернәкләнеп, үсеп киткәч кенә аларны тукландырырга мөмкин.
  • 60 көнлек яхшы үсентеләр 20-25 сантиметр биеклектә, тыгыз сабаклы һәм 12-15 ачык-яшел яфракларга ия булырга тиеш.  

Кайсы яшелчәне кайчан чәчәргә?

  • Иртә өлгерешле кәбестәне тәрәзә төбендәге савытларга 11-12 мартта чәчәбез, 45-50 көнлек рассада түтәлгә күчерелә.
  • Уртача өлгерешле кәбестәне 17-18 мартта лотокка чәчәбез. 40 көнлек рассада түтәлгә утыртыла.
  • Соң өлгерешле кәбестәне 14 апрельдә теплицага чәчәбез, 40 көнлек рассада июньдә ачык грунтка утыртыла.
  • Кабак, кабакчык, патиссон, кавын, карбызны 25-29 апрельдә ярты литрлы савытларга чәчәбез, 7-8 июньдә ачык грунтка күчереп утырткач, өстен томаларга кирәк.
  • Редисны теплицага 10-11, ачык грунтка 18-21 апрельдә, 4-5 майда чәчәбез.
  • Кыяк суган үстерү өчен чемчекләрне теплицага 10-11 апрельдә, баш суган үстерү өчен ачык грунтка 4-5, 9 майда утыртабыз.
  • Базиликны вак савытларга 4-5, 9-12, 15-18 майда чәчеп, бер айлык рассадасын томат араларына, ачык грунттагы түтәлгә күчереп утыртабыз.
  • Ногыт борчагы, гади борчак, фасольне, җир җылына төшкәч, 20-24 майда ачык грунтка чәчәбез.
  • Кишер, петрушканы 13-14 апрельдә ачык грунтка чәчәбез.
  • Чөгендернең рассадасын үстереп алу өчен, теплицадага 20 апрельдә, 11-12 майда ачык грунтка турыдан-туры чәчәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев