Бакча Сарай авыл клубында МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча «Ярдәм» пункты үз эшчәнлеген дәвам итә.
Аларга якташларыннан 2 данә маскировка челтәрләренә ашыгыч рәвештә заказ килеп ирешкән. "Яшь йөрәкләр" клубы әгъзалары һәм Бакча Сарай авылының битараф булмаган халкы көче белән материал сатып алынып, челтәр үрергә авыл халкы клубка җыелды. Игелекле эшкә яше, карты бердәм булып килделәр, алар арасында иң яшь ярдәмче – биш яшьлек уңган егет Рәхим Мәхмүтов та бар иде.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Бергә без көч! Җиңү безнең кулда булачак!, - диләр күмәк эшне оештыручылар.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев