Бакча Сарайлылар МХО сугышчыларына өй токмачы әзерләп җибәрделәр
Бакча Сарай авылы халкы һәрдаим бердәм булып МХОда булган сугышчыларга төрле ярдәм күрсәтә. Шушы көннәрдә алар авыл клубына җыелып “Үзебезнекеләргә өй токмачы» акциясе кысаларында өй токмачы әзерләделәр.
Бакча Сарай авыл клубына "Хуҗабикә" клубы әгъзалары һәм Бакча Сарай бистәсендә яшәүчеләр акцияне хуплап, бергә җыелдылар. Клубка килеп, булыша алмаган, әмма бу акциягә битараф булмаган авылдашлар токмачны өйдә ясап, авыл клубында урнашкан даими эшләп торучы "Ярдәм" пунктына алып килделәр.
Нәтиҗәдә МХОда катнашучыларга китәсе гуманитар ярдәм җибәрү өчен 15 кг камырдан өй токмачы әзерләнгән.
“Бергә - без көч! Җиңү безнең кулда булачак!” , - диләр бертавыштан Бакча Сарай бистәсе халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев