Бакча Сарайда хезмәтне саклау көненә мәгълүмат сәгате үткәрделәр
28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Бакча Сарай авыл клубында «Бәла-казалардан алар юк чакта сакланыгыз!» дип аталган чара узды.
Халыкара хезмәт оешмасы (ХЭО) 28 апрельне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан итте, бу дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын проблеманың масштабларына, шулай ук хезмәтне саклау культурасын булдыру һәм алга җибәрү, эш урынында үлүчеләр санын киметүгә ничек ярдәм итә алуына юнәлтте. Ул беренче тапкыр 2003 елда билгеләп үтелде.
Чараның беренче өлешендә Асия Фәйзулова халык арасында бу юнәлештә мәгълүмати эш алып бару кирәклеге турында сөйләде. Бәхетсезлек очраклары булган тормыштан мисаллар китерелде. Очрашуда катнашучылар әңгәмәгә актив кушылдылар, чөнки, кызганычка каршы, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары еш кына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга.
Икенче өлештә - "Электоприборлар белән эшләгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", "Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга", "Биеклектә эшләгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" викториналары сорауларына җавап бирделәр
Очрашу азагында чарада катнашучылар "Ходай сакланган кешене саклый!" дигән халык әйтеме белән килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев