Бакча Сарайда Үзебезнекеләрне ташламыйлар
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны дошман күзеннән яшерү өчен киң кулланыла.
Маскировка челтәрен үрү бик җентекле һәм нечкә эш, аның һәр күзәнәге яхшылык хисе һәм сугышчыларыбызга мәхәббәт, сагыну белән үрелә, шуңа күрә мондый саклану теләсә кайсы тимер саклагычлардан да ышанычлырак. Бакча Сарай авыл клубында яңа ел ялларыннан соң "Яшь йөрәкләр" волонтерлар төркеме үз эшчәнлеген яңартты, анда Бакча Сарайда яшәүче өлкән буын кешеләре бар. Волонтерлар МХОда булган безнең сугышчыларыбыз өчен зур теләк белән маскировка челтәрләре үрәләр. Әлбәттә, бу бик күп көч таләп итә торган шөгыль, ләкин бик кирәкле. Сугыш кырларында маскировка ятьмәләре һава кебек кирәк, алар өзеләләр, тузалар һәм яналар.
Әлеге изге эштә беркем дә читтә калмый. Ватанны яраткан һәр кеше үз хезмәте белән солдатларыбызга теләсә нинди ярдәм күрсәтү өчен булган мөмкинлекләрен, барлык ресурсларны кулланырга тиеш. Солдатларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз.
Бүгенге көнгә Бакча Сарай волонтерлары тырышлыгы белән 3м х 6м үлчәмле 4 данә маскировка челтәрләре җибәрергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев