Бакча Сарайда Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп үттеләр
2025 елның 30 мартында ислам дөньясында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - «Ураза гаете» билгеләп үтелде.
Шул ук көнне Бакча Сарай авыл клубында Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылар өчен "Ураза гаете" танып-белү программасы оештырдылар. Чарада төрле милләт балалары катнашты.
Чарага Бакча Сарай авылының Гөлирә абыстае чакырылды. Клуб мөдире Асия Фәйзулова балаларны бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырды, мөселманнар өчен әһәмиятен искәртеп үтте. Ураза бәйрәме мөселман дөньясында төп бәйрәмнәрнең берсе. Изге Рамазан аен тәмамлап, Ураза бәйрәме үзенә бертөрле яңарыш, рухи чистарыну, игелек кылырга әзерлек, мәрхәмәтле һәм сабыр булу шатлыгын алып килә.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә өлкәннәр аларга дөрес җавап бирергә тырыштылар.
Очрашу бәйрәм өстәле - чәй эчү белән тәмамланды.
Чарада катнашучыларның һәрберсенә тәм-томнар салынган күчтәнәч-пакетлар тапшырылды. Бәйрәмнән барлык балалар да уңай энергия алдылар, өйләренә яхшы кәеф белән таралыштылар.
Мондый чаралар балаларны якынайта, алар арасында дуслыкны ныгыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев