Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда начар гадәтләр турында тагын бер кат сөйләштеләр

Бакча-Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тагын бер кат начар гадәтләр турында сөйләшик” дип аталган профилактик әңгәмә үткәрде.

Чарада балаларның зарарлы гадәтләр турындагы күзаллауларын тирәнәйтү, тәмәкегә, алкогольгә,наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларны зарарлы гадәтләргә каршы торырга өндәү, яшьтәшләренең басымына каршы торырга өйрәтү, тәнкыйди фикерләүне үстерү, актив тормыш позициясе тәрбияләү максаты куелды.

Әңгәмә барышында "Юк” дип әйтә бел"дигән проблемалы ситуацияне тикшерделәр. Һәр катнашучы нинди яңалыкларны белүен, үзе өчен нәрсә алуын язды.

Әңгәмәне Асия Лотфулла кызы йомгаклады: зарарлы гадәтләр колы булмас өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәк: төшенкелеккә бирешмәскә, күңелеңә хуш килерлек шөгыль табарга, дәньяви яңалыклар, кызыклы шәхесләр белән танышырга, исерткеч эчемлекләр, наркотиклардан ерак йөрергә, татып карамаска.

Әгәр дә ниндидер бер начар гадәткә "әсирлеккә"эләккән булсагыз, аннан бөтен көчегезне куеп, котылырга тырышыгыз.Әгәр дә сез үзегезне җиңә алсагыз, сез-чын герой.

Борынгы кытай акыл иясе Лао-То әйткәнчә: "Башканы җиңә алучы - көчле, үз-үзен җиңүче - чыннан да кодрәткә ия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев