Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда “Кызыл тасма” акциясе узды

Бакча Сарай авыл клубында яшүсмерләр өчен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чараның максаты - сәламәт һәм имин яшәү рәвешен пропагандалау. Клуб мөдире Асия Фәйзулова катнашучыларга авыруны профилактикалау чаралары, тискәре нәтиҗәләргә китерә торган һәм авыру куркынычын арттыра торган зарарлы гадәтләр турында сөйләде.

Балаларга СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Асия Фәйзулова яшүсмерләрне сәламәт, актив яшәү рәвеше алып барырга һәм сәламәтлегебез, киләчәгебезнең үзебездән торуын истә тотарга өндәде. Бу үлем куркынычы белән бәйле проблемаларның актуальлеген аңлау билгесе буларак, балалар күкрәкләренә махсус тасмалар беркеттеләр һәм истәлеккә фотога төштеләр, шуның белән СПИДка каршы көрәшкә беренче адымнарын ясадылар.

Ахырда һәркем СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясендә катнашты. Балалар киләчәктә сәламәтлек файдасына дөрес сайлау ясарга ярдәм итәчәк белемнәр алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев