Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда “Яз Җиңүне бүләк итте” чарасы узды

Бакча Сарай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре һәйкәле янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Яз Җиңүне бүләк итте» дигән тантаналы митинг узды.

Бу вакыйга календарь датасы гына түгел, ә горурлык, хәтер һәм ата-бабалар батырлыгына хөрмәт белән тулы тарих ул.

Митингта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Вахит авыл җирлеге башлыгы Ф.Кәримов, Матюшино мәктәбе җитәкчесе Р.Шәрәфиева, сугыш чоры балалары буыны вәкиле Ш.Җәләлетдинов, Бөек Ватан сугышында катнашучының улы Р.Хәмидуллин, Бөек Ватан сугышында катнашучының оныгы А.Җәләлетдинов чыгыш ясадылар.

Матюшино урта мәктәбе укучылары “Яз Җиңүне бүләк итте" сәхнә күренеше күрсәттеләр.

Митинг барышында сугыш елларындагы вакыйгалар, тыл хезмәтчәннәренең роле, сугыш балаларының язмышы, буыннар алмашынуы, егетләребезнең махсус хәрби операциядәге батырлыгы турында күп сүзләр әйтелде.

Сугыш кырларында ятып калган барлык солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чара «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-якташлар һәм тыл хезмәткәрләре" һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев