Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда бәйрәм кичәсе узды

2022 ел-Рәсәй халкының матди булмаган мәдәни мирасы елы hәм Идел буе Болгар дәуләтендә Ислам динен кабул итугә 1100 ел уңаеннан Бакча-Сарай авылы клубында «Ислам дөньясында изге бәйрәмнәр» дип аталган кичә узды.

Чара изге­ бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәлламнең туган көненә багышланган иде.
Изге­ Рабигүл әүвәл (мәүлид­) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә­ләйһи вә сәллам туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә.

Кичә авыл клубы мөдире Асия Файзулованың кереш сүзеннән башланды. Очрашу барышында Гөлирә Мәхмутова Пәйгамбәрнең язмышы белән таныштырды, Мәулид ае турында, изге гамәлләр кылуның саваплары турында сөйләде.Чарада өлкән буын кешеләре  hәм "Яшь йөрәкләр" берләшмәсе әгъзалары катнашты.Бәйрәм кичәсе дога кылу hәм остәл артында тәмле чәй эчу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам исламская культура