Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарай авылында “Дуслык аланы” дип аталган зур бәйрәм узды

Бәйрәм авылдашларның гына очрашу урыны булмыйча, тирә-як авыллардан да кунаклар күп булып, күптән очрашмаган, күрешмәгән туганнарның, дусларның да аралашу өчен күркәм урын булды. Чарада башлап йөрүче, аны үткәрү өчен күп хезмәт куючы клуб мөдире Асия Файзулова авыл халкын, кайткан кунакларны ачык йөз, тәмле тел белән каршылады.

Табигатьнең иң матур, мул вакытында тамашачыларны, катнашучыларны бик матур итеп, зәвык белән бизәлгән алан каршы алды.  Бәйрәм концертын  "Иделкәй" татар халык төркеме "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән башлап җибәрде. Шулай ук бәйрәмдә үзләренең чыгышлары белән  тамашачыларны  Яңа Юл авыл клубы каршында матур гына эшләп килүче "Забавушки" рус төркеме, Канаш, Олы Мәми, Киров авыл клублары каршында эшләүче "Пилеш" чуаш төркеме, "Дуслык" бию төркеме, Алинә Сәләхова, Салимуллина Сания һәм Фаттахова Гөлназ шатландырдылар. Тамашачылар  барлык чыгышларны җылы каршы алып, көчле алкышларга күмделәр. Концерт программасында татар, рус чуаш телендәге номерлар чиратлашып, матур итеп үрелеп барды. "Забавушки" төркеменең "Чегәннәр" чыгышын тамашачы аеруча ошатты.   Бәйрәм буена  гармунчылар Әмир Сөләйманов, Сәлим Кадыров армый-талмый  татар халык,  эстрада көйләрен уйнап күпләрне таң калдырды. Тамашачылар аларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты, ял итте.

Аланда балалар өчен мастер- класслар, төрле уеннар оештырылган иде.  Сәүдә рәтләрендә дә сату гөрләп барды. 

Татарстан Республикасы көненә багышлап оештырылган программа бик тиз һәм күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев