Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре Җиңүне якынайта

Югары Ослан районында яшәүчеләрнең күбесе МХОда катнашучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Берәүләр солдатларга киемнәр, кирәк-яраклар тегәләр, икенчеләре гуманитар җыелмалар җыялар, өченчеләре рәхмәт сүзләре белән хатлар язалар. Ләкин алгы сызыкта сугышчыларга кирәкле әйберләрне үз куллары белән әзерләүчеләр дә бар. Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре  янә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә катнашты. Үз көчләре белән МХОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм: дарулар, чәй, сабын, мунчалалар, дымлы тастымаллар әзерләделәр, шулай ук окоп шәмнәре ясадылар.

Окоп шәме ярдәмендә җылынырга да, ризыкны да, суны да җылытырга була. Окоп шәмнәрен җитештерү технологиясен интернетта киңлекләрендә таптылар. Ул гади, ләкин шактый катлаулы эш булып чыкты. Башта картон кисәргә, аны бөкләргә һәм калай банкаларга тыгыз итеп тутырырга кирәк. Аннары вакланган парафин һәм балавыз эретелә. Катыргы филтәләр куеп, акрын гына балавыз салырга кирәк. Картон һичшиксез балавызны яхшы сеңдерергә тиеш.

-Безнең шәмнәр кырыс шартларда сугышчыларыбызга файда китерсен. Аларның җылысы һәм яктысы аша без йөрәкләребезнең җылысын бүләк итәбез! Шәмнәр махсус операция зонасына җибәреләчәк. Әлеге акцияне без дәвам итәчәкбез. Солдатларга ярдәм итеп, без бергәләп Җиңүне якынайтабыз!, - диләр бертавыштан идарә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев