Авыл хуҗалыгы эшчәннәре Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр
Фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары МХО зонасына җибәрү өчен ит җыюны оештырдылар. Сугышчыларга җибәрер алдыннан яңа суелган итне кисәкләргә турадылар, төреп, туңдырдылар. Итнең бер өлешеннән казылык ясалды.
Район җитәкчелеге һәм игелекле эшне оештыручылар район фермерлары Александр Жестковка, Роберт Сибгатовка, Сергей Николаевка, Әлфия Прокопьевага, Илшат Садриевка һәм Ренат Шәрәфетдиновка, "Коргуза" ҖЧҖ оешмалары җитәкчеләре Ирина Христофоровага һәм "Востокзернопродукт" АҖ Игорь Родионовка, шулай ук Татар Мәмәтхуҗасы авылында яшәүче Рәсим Сатаровка үз хуҗалыгыннан сарык ите һәм 500 килограмм карабодай ярмасы рәвешендә өстәмә ярдәм күрсәткән "Заря" ҖЧҖ җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Якын арада барлык әзерләнгән продукция Ватанны саклаучыларга озатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев