Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Автоном янгын хәбәриткеч тормышны һәм милекне саклап калырга ярдәм итә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә: автоном янгын хәбәриткече (АЯХ) тормышны куркынычтан саклый. Салкыннар башлангач, янгыннар саны шактый арта, әмма аларның санын киметү безнең хәлебездән килә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кышкы чорда көнкүрештәге янгыннарның төп сәбәпләрен атадылар. Иң мөһиме - ут белән саксыз эш итү һәм янгын куркынычсызлыгының иң элементар кагыйдәләрен санга сукмау:

  • тәмәке төпчеген теләсә кая ташлау
  • ятакта тәмәке тарту
  • искергән, таушалган, электр җиһазларыннан файдалану
  • газ, электр һәм җылылык җиһазларын дөрес монтажламау
  • электр үткәргечләрнең төзек булмавы

  "Сез үз тормышыгызны куркынычсызрак итә аласыз - моның өчен йортыгызга автоном янгын хәбәриткеч кую дә җитә. Бүгенге көндә нәкъ менә янгын хәбәриткечләр - янгыннарда кешеләр үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чара. Янгын хәбәриткеч янгынның иң иртә стадиясендә, төтен тарала башлаганда эшләп китә һәм янгын чыгу куркынычы турында тавыш сигналы аркылы кешеләрне кисәтү үзлегенә ия. Көчле тавыш сигналы биреп, АЯХ хәтта  йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле ", - дип искәртте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы Ленар Мардегалимов. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, АЯХ урнаштыру өчен өстәмә җиһазлар куллану яки янгын сигнализациясенең махсус линияләрен үткәрү таләп ителми. Елына бер тапкыр батарейкаларны алыштыру да җитә. Ә хәбәрченең бәясе, хәтта иң зур булмаган янгыннан күргән зыяннан дә түбәнрәк, кеше тормышы турында әйтеп тә торасы юк.

Исегездә тотыгыз: янгынны аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Сезнең иминлегегез сезнең кулыгызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев