Әтнәгә иҗади сәяхәт
Мәдәният хезмәткәрләре Әтнә районында булып кайттылар.
28 мартта Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында “Иҗат лабораториясе” узды. Район делегациясендә Яңа Болгар авыл клубы мөдире Айгөл Нуриевада бар иде. Чарада катнашучылар ике төркемгә: “режиссерлык” һәм” актерлык осталыгы”на бүленделәр. Катнашучыларга театр сәнгате ( халык биюләре элементлары һәм хәрәкәтләре, уеннары), актерлык осталыгы буенча коллектив эш, тавыш белән эшләү күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев