Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Әти белән укыйбыз” китап күргәзмәсе эшли башлады

Күп илләр июнь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтә. Ул быел 18 нче июньгә туры килә.

Әти ул тормышыбызда безнең өчен әни кебек үк мөһим урын алып тора.

Әтиләр көненең төп максаты- әтинең гаиләдәге абруен күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын арттыру.

Бәйрәм алдыннан Югары Ослан китапханәсендә яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен “Әти белән укыйбыз” –китап күргәзмәсе эшли башлады.

Әти образы балалар әдәбиятендә киң чагылдырыла. Күргәзмәдә рус, татар, чил ил балалар әдәбияты китаплары белән танышып була, мәсәлән, Аркадий Райкин, Виктор Драгунский, Владимир Маяковский, Виктор Галявкин әсәрләре. Аларда әтиләр, аларның гаиләдә тоткан урыннары, гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әнинең балага ихтирамы, мәхәббәте чагылган.

Шулай ук тәкъдим ителгән әдәбият әсәрләре  әтиләргә буш вакытларын балалар белән мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев