Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Әни... аның йөрәгендә чикләр юк»

Ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Россиядә бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. 2023 елда ул 26 ноябрьгә туры килә.

23 ноябрьдә, бәйрәм алдыннан Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Әни...аның йөрәгендә чикләр юк” концерты узды. Әни - ул иң якын һәм иң кадерле кеше! Әни – сабыйларның иң беренче сүзе ул. Әни көне - барлык бәйрәмнәрнең иң кадерлесе.   

Залда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Алып баручылар Сибгатова Ләйлә  белән Петров Иван җыелучыларны сәламләп, котлау сүзләре белән кичәне ачып җибәрделәр. Егорова Маша һәм Хәйруллин Артем, Елена Седова һәм Алефтина Саттарова башкаруында  сәхнә күренешләре, балалар башкаруында җырлар яңгырады, болар барысы да яраткан әниләргә һәм әбиләргә багышланды. Тамашачылар һәр  чыгышны сокланып, чын күңелдән карадылар. Бәйрәм барышында яраткан әниләребезгә карата күпсанлы рәхмәт, соклану, хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләре яңгырады.

Тамашачыларны Венера Камалетдинова моңлы тавышы белән татар җырлары башкарып сөендерде. Алефтина Саттарова, Ризидә Сибгатуллина, Фәридә Әхмәдиева, Нина Вакуровадан  торган вокал төркем башкаруында  ретро җырлар  яңгырады.

 Һәр чыгыштан соң алкышлар тынмады. Концерт күңелле, матур, күңелне нечкәртерлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев