Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Алкоголизм турында хакыйкать һәм ялган

Россиядә 11 сентябрьдә алкоголизмга каршы көрәш көне билгеләп үтелде.

Бу көн сәламәт һәм аек яшәү рәвешен пропагандылау, начар, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, аерым алганда, алкоголь кулланудан һәм алкогольгә бәйлелектән котылу өчен билгеләнгән.

Вахит Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова яшүсмерләр белән әңгәмә-фикер алышу үткәрде. Чараның максаты: яшүсмерләрнең алкогольнең зарарлы тәэсире турында күзаллауларын киңәйтү, зарарлы гадәтләргә актив каршы тору күнекмәләрен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү. Алып баручы балаларга алкоголизмның проблемалары җәмгыятьне борчуын һәм масштаблы зыян китерүен аңлатты. Алкоголь үсеп килүче организмга  нинди  зарарлы булуын ассызыклады: аны кулланудан баш миенең эшчәнлеге  бозыла, хәтер  зәгыйфьләнә, үсеш акрыная, йокысызлык җәфалый, күрү сәләте түбәнәя. Шулай ук энергетик эчемлекләренең кеше организмына начар тәэсир итүе турында да фикер алыштылар.  

Чара ахырында балаларга алкогольнең зыяны турында буклетлар таратылды. Гөлназ Фәттахова  һәркемгә сәламәтлеген сакларга, спорт белән шөгыльләнергә һәм дәресләрдән буш вакытларын актив үткәрергә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев