Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Алексей Балашев: МХО да катнашучыларга безнең ярдәм кирәк

Югары Ослан районы һәр ай саен махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җибәрә.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә гуманитар ярдәм җыеп, МХО зонасына илтеп тапшыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. РФ Коры җир гаскәрләре баш командующие вазифаларын вакытлыча башкаручы А.Лапинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр арасында Алексей Балашев та бар. Алексей якташларыбызга гуманитар ярдәм һәм кирәкле әйберләр сатып алу өчен матди ярдәм җыюны оештыручы.

Соңгы очрашуда Алексей Владимир улы ачынып  Югары Осланлыларның фронтта булган якташларга ярдәм күрсәтү омтылышын сизелерлек кимүен сөйләде, бик аз санда гына хуплау табабыз,ә якташларыбызга элементар әйберләргә кискен ихтыяҗ булуын ассызыклый ул.

Алексей Чечняда булган сугыш хәрәкәтләре ветераны,шуңа да МХО да булган ир-егетләребезнең хәлен бик яхшы аңлый. Аларның анда элементар рәвештә юынырга, керләрен юарга, кайнар ризык әзерләп ашарга мөмкинлекләре юк. Күп кешедән: ”Алар анда яхшы хезмәт хакы ала, аларны кием-салым, азык-төлек белән даими тәэмин итәләр”-дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ул кешеләргә мин – сез дә андый акчалар аласыгыз килмиме? Бәлки сез аларны санаторийда ял итәләр дип беләсездер,-дип җавап бирәм.

Нәкъ менә шуңа да Балашев һәм башка волонтерлар ярдәм җыюны дәвам итәләр,  алар һәрбер төр ярдәмгә рәхмәтле.

“Җәй айларында якташларыбызга иң мөһиме –вируска каршы, авыртуны баса торган дарулар һәм мазьлар, диареяга каршы дарулар, дымлы салфеткалар, антисептиклар кирәк. Фронттагы шартлар һәркемгә көндәлек душ һәм кер юу мөмкинлеге бирмәгәнлектән, эчке киемнәргә һәм носкиларга ихтыяҗ зур. Ир-егетләребез-конфет һәм тиз пешерелә торган пакетлы ашлар сорый ,-дип аларның теләкләрен җиткерде Алексей.

Ул районыбыз халкына, эшмәкәрләренә үзенең рәхмәтен белдерде.

“Җыелган акчалар тиененә хәтле исәпкә алынган, ул гуманитар ярдәм алуга тотыла. Ярдәмнән район хакимияте дә читтә калмый. Чын күңелдән ярдәм итүчеләр,безнең егетләребезнең безне, балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәген яклыйлар икәнен аңлыйлар. Әлбәттә ,һәрвакыт башкача уйлаучылар,ышанмаучылар бар һәм булачак. Аларга мин, дуслар, безнең егетләребезнең кайда икәнен аңламыйсызмы соң сез? Шуңа күрә безгә аларга ярдәм җыюда аяк чалмагыз, -дип дулкынланып йомгаклый сүзен Алексей. Чечня, Афган сугышын узучылар чикләребезне саклаучы, яклаучы якташ ир-егетләребезгә булышырга тиешбез. Вакытлыча кыска вакытлы ялга кайткан егетләребездән рәхмәт сүзләре ишетү, безнең дөрес юнәлештә эшләүбезне исбатлый".

Хәтерезгә төшерәбез, гуманитар ярдәмне Югары Осландагы сәүдә-офис үзәгенә ( торгово-офисный центр) китерергә була, яисә Алексей Балашевның үзенә мөрәҗәгать итегез.

Рәхмәт хатлары белән шулай ук Роман Каштанов, Сергей Бурукин, Роман Тарасов, Валерий Гущин һәм Марат Зиатдинов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев