Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Аларга берни дә янамый: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты татарстанлылардан кош балаларына тимәүне сорый

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кош балаларына кагылмаска куша. Алар кеше кайгыртуына мохтаҗ түгел, кечкенәләрне күпмедер вакыт ата-аналары ашата.

Хәзер инде үсеп килүче кошчыклар очарга өйрәнә башлыйлар. Алар югалып калырга һәм озак вакыт җирдә хәрәкәтсез ятарга мөмкин. Ләкин аларга кеше ярдәме кирәк түгел.

Кошларга җәрәхәт алган очракта гына ярдәм кирәк. Моны билгеләү җиңел: кошның канаты деформацияләнгән була яки каны күренә. Еш кына яхшы ниятләр кошчыкларның канатлары сынуга, томшыклары зарарлануга һәм башка җәрәхәтләргә китерергә мөмкин, шуның аркасында кош табигый мохиткә кайта алмый.

Әгәр дә юлда яки тротуарда кошчыкны күрсәгез, аны сак хәрәкәтләр белән куркынычсыз урынга, куакларга яки газонга юнәлтергә кирәк. Кошчыкларны ашатырга кирәкми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев