Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Алар мәңге яшәргә тиеш

Россиядә, Татарстан Республикасында махсус операциядә һәлак булган ватандашларның истәлеген мәңгеләштерү кампаниясе дәвам итә. Геройларның исемнәрен алар укыган һәм эшләгән мәктәпләргә бирәләр, алар хөрмәтенә урамнарны атыйлар.

Бакча Сарай авылында туып-үскән батыр егетләр Рафис Госман улы Мөстәкыймов, Айрат Вилдан улы Юзаев яшәгән йортларга элмә хәтер такталары куйдылар.

Чарада Геройларның туганнары, Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, “Мәдәниятләр диалогы” музее җитәкчесе Анжелика Решетова, “Хәрби хәрәкәтләр ветераннары” иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Плеханов катнашты.

"Авылдашларыбызны, каһарманнарыбызны мәңге истә тотачакбыз! Алар үз гомерләрен кызганмыйча, МХОда катнаштылар һәм батырларча һәлак булдылар. Балалар туганнары янына, туган авылларына кайта алмадылар. Без аларны мәңге истә тотачакбыз" , - ди волонтер, Бакча Сарай авылы клубы мөдире Асия Фәйзулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев