Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Актуаль: ничә градус салкыннарда балалар мәктәпкә йөрмәскә мөмкин

Киләсе атнаның икенче яртысы аномаль салкын булачак дип фаразлана, димәк, мәктәп укучылары законлы нигездә өйдә кала алачак.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан җибәрелгән шторм кисәтүе аркасында, мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында булмаска мөмкин булуын искә төшерәбез. 

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр инде -23 градус температурада, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда булмаска мөмкин. Дәресләргә авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда йөрмәскә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.  

Моннан тыш, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары 30 градус салкында, ә шәһәр мәктәпләрендә 32 градус салкында укымыйлар.

Салкын - 25 градус түбәнрәк булганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча, мәктәп автобуслары да йөрүдән туктатыла.

Ә менә мәктәпкәчә мәгариф оешмалары (балалар бакчалары) тәрәзә артында һава торышының нинди булуына карамастан эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев