Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ак күгәрчен-тынычлык илчесе

21 сентябрь көнне Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында декоратив сәнгать сөючеләр өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган “Ак күгәрчен-тынычлык илчесе” мастер-классы узды.

Халыкара тынычлык көнен бөтен дөньяда тынычлык хакимлек итсен өчен уйлап тапканнар һәм ул беренче тапкыр 1982 елның сентябрендә үткәрелде. 2002 елдан Халыкара тынычлык көне 21 сентябрьдә сугышларны гомуми туктату һәм көч кулланудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә. Эмблемада томшыгында зәйтүн ботагы тотучы ак күгәрчен сурәтләнгән. Балалар  тынычлыкның, сафлыкның, мәхәббәтнең символы итеп кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Шулай ук "Тынычлык күгәрчене" дигән гыйбарәнең кайдан барлыкка килүен, Бөек Ватан сугышы вакытында почта күгәрчененең роле турында да белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев