Җәйнең бер көне - ел туйдыра
Җәй авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кызу эш вакыты, терлек азыгы әзерләүнең җитди чоры. Яхшы азык базасы - терлекчелек тармагында савым һәм артым, димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тотрыклы икътисады.
Иртәдән кичкә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре вакытларын аямыйча эшлиләр. Кызганычка каршы, быелгы җәй һава торышы белән әллә ни сөендерми, шуңа күрә хуҗалык хезмәтчәннәре өчен һәр аяз минут - исәптә. Бүген көнгә 4629 тонна печән әзерләнгән, 10509 тонна сенаж салынган. Бер баш терлеккә исәпләгәндә, 8,9 ц. азык берәмлеге әзерләнгән.
Районда барлыгы 5815 га азык культуралары чәчелгән, шулардан күпьеллык үләннәр-4060 га, берьеллык үләннәр - 273 га, силос өчен кукуруз-1482 га. Бүген барысы алдында торган төп бурыч - эре мөгезле терлекләр өчен мөмкин кадәр күбрәк үлән азыгы әзерләү. Җәйнең бер көне - ел туйдыра, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев