Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Аграрийларның кызу эш көннәре башланды

Район кырларында терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Узган ялларда бөртекле культуралар җыю башланды.

Көзге бодай һәм арпаны җыюга беренчеләрдән булып «Коргуза» ҖЧҖ һәм «Востокзернопродукт» АҖ керештеләр. Район кырларында бүгенге көндә 10 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Һәр башак, һәр бөртек кадерле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен киңәячәк.

Район аграрийларына барысы 10481 га - бөртекле һәм кузаклы культуралар, 18785 га - техник культуралар җыеп алырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев