Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

9 октябрь Бөтендөнья почта көне

Бөтендөнья почта көне - 1969 елда Бөтендөнья почта берлеге тарафыннан билгеләнгән ел саен үткәрелә торган халыкара бәйрәмнәрнең берсе.

Ул  9 октябрьдә  билгеләп үтелә. Бу почтаның барлык хезмәткәрләренә багышланган мөһим һөнәри бәйрәм. Нәкъ менә шушы кешеләр Интернет барлыкка килгәнче бер-берсеннән ерак торган кешеләргә элемтәне сакларга һәм хатлар алышырга ярдәм иткән.

 Фәридә Фәрит кызы мәктәпне тәмамлаганнан соң бухгалтер белеме алып, 1989-2014 елларда авыл хуҗалыгында эшли. Ә 2014 елда Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә урнашкан почта бүлекчәсенә эшкә килә. Авыл халкы Фәридә Әхмәдиеваны җаваплы кеше буларак белә - хат ташучы эше бүгенге көндә дә бик кирәкле һәм мөһим һөнәр бит.

  Ул өч авылга хезмәт күрсәтә. Пенсия, субсидияләрне вакытында тарата. Газета-журналларга язылуны оештыра, соңга калмыйча ияләренә тапшыра.  Фәридә ханым кешеләр белән даими аралаша, еллар узу белән инде ул аларның үз кешеләренә әверелгән, барысы белән дә сөйләшә һәм игътибар белән тыңлый, уртак тел таба белә.

Бу көнне Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Мәмәтхуҗа авыл җирлегенең хат ташучысы Фәридә Әхмәдиеваны һөнәри бәйрәме белән котлады һәм аңа авыл халкы исеменнән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев