Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

8 нче июльдә рәсми рәвештә Бөтенрәсәй бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде

Әле бу көнне изгеләр хөрмәтенә Петр һәм Феврония көне дип тә атыйлар, алар үз мисалында тату парлы гаилә тормышын күрсәткәннәр.

10 нчы июльдә Соболевское авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Аннары ул «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасын һәм истәлекле бүләкне  34 ел бергә гомер итүче  Борисов Александр Григорьевичка һәм Фирдәус Фәйзрахмановнага  тапшырды. Алар яшь буын өчен үрнәк, мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, балаларга лаеклы тәрбия биргән ир белән хатынның теләктәшлеге һәм гармониясе үрнәге булган гаилә.

 Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Алеева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова барлык чакырылган гаиләләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар, гаиләләргә мәхәббәт, татулык, гаилә иминлеге һәм гаилә бәхете теләделәр.

 Шулай ук Борисовлар Александр Григорьевич һәм Фирдәус Фәйзрахмановна адресына Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майоровадан  бик күп җылы сүзләр яңгырады һәм бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев