Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, гүзәл затларның бүләкләр һәм үз адресына теләкләр кабул иткән вакыт

Яңа Юл авылы клубында хатын-кызлар өчен күңелле вакыйгаларның берсе -бәйрәм концерты булып узды.

"Сезнең белән сокланырга рөхсәт итегез" дигән концерт программасы барлык хатын-кызларга соклану һәм мәхәббәт белән тулы иде. 

Бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф залда бөтен чара дәвамында хөкем сөрде, анда мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Сәхнәдән "Иделкәй" халык төркеме һәм солистлары, Алинә Сәлахова, Оксана Киселёва, Сәрия Ефимова башкаруындагы күңелле җырлар яңгырады. Тамашачылар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Авыл халкы бәйрәм концертын оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев