5 ноябрь кәгазь курчак көне
Югары Ослан. Татарча

5 ноябрь кәгазь курчак көне

Кәгазь курчак - ул инде бер буынга гына билгеле булмаган гади мавыктыргыч уен. Кәгазь курчаклар - вак моториканы, мәктәпкәчә яшьтәге баланың иҗади хыялын һәм фикерләвен үстерү өчен менә дигән чара, шулай ук монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү ысулларының берсе ул.

Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары белән тәрбияче Людмила Тимиряева үз куллары белән кәгазь курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Башта балалар "Кәгазь курчак” белән таныштылар, аның киемнәрен карадылар. Курчакны күлмәк яки милли костюм белән ябыштыргыч ярдәмендә ничек киендерергә икәнен белделәр.

Аннары тәрбияче балаларга төсле кәгазьләрдән үз куллары белән курчаклар ясарга тәкъдим итте. Балалар тәрбиячене игътибар белән тыңлап, зур кызыксыну белән эшкә керештеләр һәм биремне тырышлык белән үтәделәр, кәгазьдән конуслар төрергә өйрәнделәр.

Зур конус - күлмәк, кечкенә конус - җиңнәр, ак түгәрәккә: чәч, күзләр, борын, авыз – йөз ясадылар.  Курчаклар төрле һәм кызыклы килеп чыкты. Балалар үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Кәгазь курчак - ул чын иҗат, анда балалар үзләрен күрсәтә ала.


Нет комментариев