Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

28 октябрьдә Россиядә искиткеч бәйрәм - Әбиләр һәм бабайлар көне билгеләп үтелде

Бу - балачактан ук безнең тормышыбызны игелек һәм кайгырту белән тулыландырган кешеләргә рәхмәтебезне җиткерә алган көн.

Әбиләребезнең киңәшләре, бабайларыбызның тарихы, алар белән бергә үткәрелгән матур кичләр һәм бер-беребезгә ихлас елмаюлар - боларның барысын да без алар янында табабыз. Алар һәрвакыт безгә ярдәм итәргә һәм безнең уңышларга чын күңелдән сөенергә әзер.

Әбиләр һәм бабайлар көне - өлкәннәргә аларның үсеп килүче яшь буын тормышында нинди мөһим роль уйнавын искә төшерергә тиешле бәйрәм.

 Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган, чөнки нәкъ менә октябрь ахырында борынгы славяннарда Көзге Бабайлар көне билгеләп үтелгән – ул ата-бабаларыбыз белән элемтәне ныгытырга һәм барлык буыннарны берләштерергә чакырылган бәйрәм.

Кызыл Байрак авылында әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган "Минем яраткан кешем!" дигән мастер-класс узды. Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм - балаларда өлкән буынга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлек, өлкән яшьтәгеләр турында кайгыртуның даими булырга тиешлеген аңлау. Чарада балалар бик теләп әби-бабайларның аларны, оныкларын яратуларын, алар турында кайгыртуларын, шулай ук бабайларын һәм әбиләрен ни өчен яратуларын, ни өчен аларга "рәхмәт" әйтүләрен һәм бүләкләр әзерләп, нәрсә теләүләрен сөйләделәр. 

Бу бәйрәм - бабайларыбызның һәм әбиләребезнең хәлен белергә, аларга үз кулларың белән ясаган бүләкләр бирергә менә дигән сәбәп. Иң яхшы бүләкләр – балаларның үз куллары белән эшләгән эшләнмәләре. Балалар үзләренең яраткан әбиләрен һәм бабайларын бәйрәм белән котлап бүләкләрен әзерләделәр.

Әбиләр һәм бабайлар көне - иң җылы, иң күңелле һәм игелекле бәйрәмнең берсе. Аларга нәкъ менә үсеп килүче яшь буынның бүләкләрен, игътибарын, ихтирамын алу аеруча күңелле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев