Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне-барыбызга да һәр кешенең барлык куркынычсызлык нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәп эшләргә тиешлеген искәртү өчен өстәмә мөмкинлек ул.

Әлеге көн алдыннан Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәре тарафыннан «Бөтендөнья хезмәтне саклау көне» дигән мәгълүмат стенды оештырылды, шулай ук бу өлкәдә халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга, шул исәптән хезмәт буенча кануннар мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмә үткәрелде.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан һәлак булган һәм зыян күргән хезмәткәрләрне искә алуга, шулай ук травматизмны кисәтүгә һәм имин хезмәт шартлары булдыруга игътибар җәлеп итүгә багышланган.

Әңгәмә барышында 2026 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең темасы «Уңай психосоциаль эш тирәлеге: эшчеләрнең һәм көчле оешманың чәчәк атуына юл», булды. Бу девизның игътибар үзәгендә физик куркынычсызлык кына түгел, ә коллективта сәламәт климат, һәр хезмәткәрнең шәхесенә хөрмәт һәм аның психологик иминлеге турында кайгырту дигәнне аңлата. Моннан тыш, катнашучыларны кеше организмына начар йогынты ясый торган тискәре психосоциаль факторлар һәм профессиональ стресс китереп чыгарган нәтиҗәләр белән таныштырды, ә тагын эмоциональ халәт продуктивлыкка һәм хезмәт куркынычсызлыгына йогынты ясавын билгеләп үтте. Хезмәт һәм ял режимын саклауның мөһимлеген ассызыклады. Россия Федерациясендә инде 100 елдан артык хезмәтне саклау системасы эшләве турында сөйләде, шулай ук Россия Федерациясе Хезмәт кодексының эш урынында куркынычсызлык мәсьәләләрен җайга сала торган 214 һәм 215 статьяларын искә төшерде.  

Яшүсмерләр белән әңгәмәгә аерым игътибар бирелде. Бүген күпләр финанс яктан бәйсез булырга теләп, карьерасын мәктәп яшеннән башлый. Балалар белән түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар: балигъ булмаган бала ничә яшьтә эшкә алынырга мөмкин, кемнең ризалыгы кирәк, яшүсмерләргә нинди эш йөкләргә мөмкин, балигъ булмаганнарга күпме эшләргә мөмкин, яшь хезмәткәргә ничә ял көне бирелә, яшь хезмәткәрләрнең хезмәтенә ничек түләнә, эштән азат итү мәсьәләләрен ничек хәл итәргә.

Барлык килүчеләргә хезмәтне саклау, шулай ук балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча белешмәләр тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев