27 гыйнвар - Халыкара холокост корбаннарын искә алу көне
Мәмәтхуҗа китапханәсендә «Онытмас өчен - исеңдә тот!» дигән әңгәмә узды.
Холокост - кешелек тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдәге союздашлары бөтен бер милләтне – яһүдләрне тулысынча юк итәргә тырышканнар.
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне 27 гыйнвар. 1945 елның бу көнендә Освенцим Поляк концентрацион лагере тоткыннары азат ителгән.
Әңгәмә барышында китапханәче Елена Седова Россия һәм Бөек Ватан сугышы тарихында концлагерьлар темасының нинди урын алып торуы, Холокост, Освенцим, Бухенвальд лагерьларында олылар һәм балалар кичергән коточкыч хәлләр турында сөйләде.
Безнең бурычыбыз - һәлак булганнарны истә тоту, исән калганнарны хөрмәт итү һәм кешелекнең үзара аңлашуга һәм гаделлеккә омтылышын яңадан раслау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев