22 октябрьдә Россиядә “Ак торналар көне” билгеләп үтелде
Бу истәлекле көн Хиросима һәм Нагасакида атом-төш бомбасына тоту корбаннары, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган һәм туганнар каберлекләрендә җирләнгән солдатлар турында да, кешелекне явызлыктан, коллыктан һәм гаделсезлектән коткару өчен гомерләрен биргән геройлар турында да искә төшерә.
Әлеге көннең тарихы 1986 елдан башлана. Кайгы һәм чисталык көне Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тарафыннан рухият, шигърият бәйрәме буларак һәм барлык сугышларда һәлак булган сугышчылар турында якты истәлек буларак гамәлгә куелган.
Бу көнне сугыш кырыннан кайтмаганнарны, барлык сугыш кырларында җиңү өчен гомерләрен куйган каһарманнарны искә алалар. Ак торналар көне - ул рухилык, киләчәккә ышаныч һәм төрле милләт кешеләре арасындагы берлекне ныгыту символы.
Ак торналар көне кысаларында Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан урта мәктәбе укучылары өчен “Летят в бессмертье журавли” дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр укучыларга бу көннең барлыкка килүе турында, аның тарихы, символы, әһәмияте турында сөйләделәр һәм тема буенча мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев