Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2025 елда мәдәният һәм ял паркының дүртенче чираты төзекләндерәчәк

30 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү тәмамланды.

Быел республика территориясе буенча тавыш бирүдә катнашучылар саны    16 %ка үскән. 421 мең кеше төзекләндерүнең өстенлекле объекты өчен үз тавышын бирде. 

Югары Ослан районында сигез җәмәгать территориясе тавыш бирүгә чыгарылды:

  • Югары Осланда Печище тракты урамындагы мәдәният һәм ял паркы;
  • Квант бульвары, Иннополис шәһәре;
  • Ключище авылындагы алма бакчасы;
  • Введенка Бистәсендәге парк;
  • Югары Ослан үзәк хастаханәсе яны территориясе, медгородок ур.,
  • Югары Осланның Чехов урамындагы Геройлар паркы,
  • "Стрелка" урман паркы, Югары Ослан Чехов, Медгородок урамнары
  • Мәдәният йорты янындагы сквер, Югары Ослан авылының Парковая урамы. 

Тавыш бирүдә районның 2000 дән артык халкы катнашты.

Тавыш бирү йомгаклары буенча иң күп тавыш җыйган Печищинский тракты урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркы (4 чират) җиңүче булды.

Яңа төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирү Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев