Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2024 елның маенда эш һәм ял көннәре

Киләсе эш атнасы алты көнлек булачак.

2024 елның апрель һәм май айларында май бәйрәмнәре хөрмәтенә өстәмә ике ял көне һәм өч күчерелгән ял көне булачак.

-Дүрт ял көннәре рәттән: 28, 29, 30 апрельдә һәм 1 майда (якшәмбедән чәршәмбе кадәр) - 1 май -  Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә.

-Яңадан дүрт көн рәттән: 9, 10, 11 һәм 12 май (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр) – 9 май -Җиңү көне уңаеннан. 8 май - бер сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне.

Апрельнең соңгы эш атнасы - алты көнлек. 2024 елда 27 апрель ял (шимбә) көне, дүшәмбегә - 29 апрельгә күчерелде. Шуңа күрә дүшәмбедән, 22 апрельдән, 27 апрельгә (шимбә) кадәр эшләргә кирәк булачак.

Беренче май бәйрәмнәреннән соң эшкә 2 майда, пәнҗешәмбе көнне чыгарга кирәк. Май аенда беренче эш атнасы нибары ике көн ( 2, 3 май) – җомга көнгә кадәр дәвам итәчәк.

Аннары стандарт ял көннәре - шимбә һәм якшәмбе (4, 5 май) бара. Алардан соң эшкә 6 майда, дүшәмбе көнне чыгарга һәм өч көн, (6, 7, 8 май), 8 майда (бер сәгатькә кыскартылган эш көне) эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев