Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2024 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәре игълан ителде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнар өчен истәлекле даталарны раслады.

Татарстан Республикасында Ураза  һәм Корбан гаетләрен кайчан билгеләп үтәчәкләре билгеле булды.

Мөселман өчен әһәмиятле даталар календаре республика мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы тарафыннан расланды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Изге Рамазан ае 11 мартта башланачак.

Ураза гаете Татарстанда беренче шәүвәл - 10 апрельдә билгеләп үтеләчәк. Корбан гаетен татарстанлылар Зөлхиҗҗә аеның унынчы числосын билгеләп үтәчәк - 16 июнь.

Исегезгә төшерәбез, бу бәйрәм көннәре Татарстан халкы өчен ял көннәре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев