Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

2024 елда мөселманнарның дини бәйрәмнәре һәм мөбарәк көннәре

...

6-7 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә.
24-25 февраль — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Бәраәт – ул тәүбә кичәсе.
11 март — изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

5-6 апрель — Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч көненең төннәре дә изге санала

Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар.

10 апрель — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөсел­маннарның ике зур бәйрәменең берсе. Мөселманнар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрәм булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тың­ламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырыша.

Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш чыккан вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.
15 июнь — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла
16 июнь — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

15, 16, 17, 18, 19 июнь — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.

7 июль — Яңа 1446 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

16 июль — Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт.

14-15 сентябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне, ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, Пәйгам­бәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев