20 майда Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелде
Бу гаҗәеп бөҗәк, ул кешегә бик тәмле һәм файдалы продукт - бал бирә.
Бер кг бал җыю өчен бал корты 150 мең очыш ясарга һәм 300 мең километр очарга, шул ук вакытта 10 миллион чәчәккә кунарга тиеш. Кешеләр бал кортларын борын заманнарда ук яратканнар, чөнки алар күп халыклар тарихында мөһим роль уйный.
Кызыл Байрак авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга әлеге гаҗәеп бөҗәкләрнең кем икәнлекләрен, аларның нинди мөһим роль уйнавын, аларның тормышы ничек төзелгән булуын ачыкларга тырыштылар. Чараның максаты: балаларның умарта кортлары турындагы белемнәрен арттыру, табигатьтә аларның әһәмияте, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар умарталыкта кунакта булдылар. Умартачы аларга умарта оялары, кәрәзле рамкалар, умартачылык продуктлары турында сөйләде. Балалар бу чарага алдан әзерләнделәр һәм бүләккә тематик эшләнмәләр алып килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев