Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне

Пионерга керү В.И. Ленин туган көндә – 22 апрельдә бөтен мәктәп коллективы каршында тантаналы төстә үтә иде.

Беренче мәртәбә пионерия символы булган өчпочмаклы кызыл галстук һәрберебез өчен бик кадерле һәм дәрәҗәле булды. Пионерга кергән көн олы бәйрәм кебек кабул ителде.

Галстукның өч почмагы октябрят, пионер, комсомолның дуслыгын чагылдыра. 

Совет чорында тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән Пионерия көне алдыннан Туган якны өйрәнү музеена Югары Ослан мәктәбенең укучыларын чакырдылар. Балаларга пионер хәрәкәте тарихы, Герой-пионерлар, традицияләре һәм атрибутикасы турында сөйләделәр, кызыклы викторина үткәрделәр һәм элек алар яшендәге балаларның пионерга керүләрен тоярга мөмкинлек бирделәр. Ахырда пионер лагере өчен совет кешеләре өчен иң кулай материалдан - газеталардан пилотка ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев