16 июнь Корбан гаете
Корбан гаете ел саен Зөлхиҗә аеның 10 көнендә билгеләп үтелә – быелгысы елны ул 16 июньгә туры килә.
Бу мөһим бәйрәмнең үзенчәлекләре турында без Югары Ослан район мөхтәсибе имам-хатыйб Гали хәзрәт Җиһаншинның сөйләвен сорадык.
- Гали хәзрәт, бәйрәм нәрсәне аңлата һәм аңа ничек дөрес әзерләнергә?
- Гарәп теленнән "корбан" нәрсәгә дә булса якынаюга тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм якын булу билгеләнә.
Корбан бәйрәменә 10 көн кала ай календаре буенча Зөлхиҗә ае башлана. Әлеге 10 көн - иң яхшы көннәр һәм барлык догалар кабул итү көннәре.
Корбан чалу бурычы торак, туклану, кием-салым һәм матди иминлеге булган кешеләргә йөкләнә. Корбан хайваны бәйрәм намазыннан соң чалынырга тиеш. Корбанны өч көн эчендә кылырга мөмкин.
Корбанны башта үз исемеңнән, аннан соң теләгең булса икенче корбанлыкны башка исән яки вафат булган мөселман исеменнән чалырга була.
- Нинди хайванны чалырга мөмкин һәм ите ничек бүленә?
- Корбан итеп дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар (кәҗәләр) файдаланыла. Дөянең яше - 5 ел, үгез яки сыер 2 ел, тәкә, сарык яки кәҗәләр - 1 еллык (зур, симез булса 6 айлык) яки олырак булырга тиеш. Корбанга аксак, чатан, чирле, койрыгы яки колагының күп өлеше киселгән, сукыр һәм ачык кимчелеге булган хайваннарны кулланырга ярамый. Корбан чалынгач, итен 3 өлешкә бүлү яхшы. Бер өлешен – үзеңә, бер өлешен – туганнарыңа, якыннарыңа, бер өлешен садака итеп мохтаҗларга тарату хәерле гамәл булыр.
- Гали хәзрәт, районда бәйрәм намазы вакытын әйтегез әле.
- Барлык мәчетләрдә дә гает намазын кояш чыгып 30 минуттан соң үткәрергә киңәш ителә. Югары Осланда, Кызыл Байракта, Яр буе Морквашы авылларында бәйрәм намазы 03.30да үткәрелә. Нурвахит авылы мәчетендә, Яңа Болгарда намаз сәгать - 05.00. Макыл- 06.30, Введенка Бистәсе , Мәмәтхуҗа һәм Брек авылларында намаз уку вакыты сәгать иртәнге 6.00 билгеләнгән.
Мин сезнең һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләребезнең түрләреннән чыккан иң матур ниятләребезне, күркәм гамәлләребез, изге догаларабызны һәм чалган корбаннарыбызны Рабыббыз кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм илләребезгә, һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев