12 ноябрьдә песнәкләр көне билгеләп үтелде
Әлеге көнгә багышлап Татар Борнашы авылы мәдәният йортында балалар өчен игелек һәм танып белү чарасы булып узды.
Клуб мөдире Лидия Аббязова балаларга канатлы дусларны кайгырту һәм кышкы табигать турындагы белемнәрен киңәйтү өчен экологик сәгать оештырды.
Чара балаларны «Песнәк көне» халык бәйрәме һәм аның экологик мәгънәсе белән таныштыруга, кышлаучы кошларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, елның салкын вакытында кошларны тукландыруның дөрес ысулларын өйрәтү, күзәтүчәнлекне һәм табигать дөньясына кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның кереш өлешендә алып баручы балаларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, ни өчен ул нәкъ менә 12 ноябрьдә билгеләп үтелүен һәм песнәкләрнең экосистемада нинди роль уйнавын аңлатты.
Танып белү блогында балалар мавыктыргыч видеопрезентация карадылар, аннан песнәкләр турында кызыклы фактлар белделәр. Аннары диалог форматында балалар алып баручы белән бергә песнәкләрне һәм башка кышлаучы кошларны нәрсә белән ашатырга мөмкин һәм ярамый, җимлекләрне ничек дөрес оештырырга һәм аларны кайда урнаштырырга икәне турында фикер алыштылар, канатлы дуслар өчен нинди ризыклар куркыныч (тозлы, кыздырылган, кара икмәк һ.б.), кошларны борчымыйча гына, аларны ничек күзәтергә кирәклеген белделәр.
Чара азагында кайбер балалар, ошаган песнәк кошын сурәтләделәр. Һәркем үзенең канатлы дусты образын видеода һәм алып баручы сөйләгәннәргә таянып ясый алды.
Чара барышында катнашучылар песнәк көненең әһәмияте һәм табигатьтә песнәкләрнең роле турында белделәр, кыш көне кошларны тукландыру турында гамәли белемнәр алдылар, күзәтүчәнлек һәм тереклек ияләренә карата эмпатия үстерделәр, рәсем ясауда иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, хәтта кечкенә гамәлләрнең дә (мәсәлән, җимлекләр урнаштыру) табигатькә ярдәм итүен аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев