11 май - Бөтендөнья Агач утырту көне
Югары Ослан гимназиясе хезмәткәрләре һәм укучылары «Җиргә бакча бүләк ит» акциясендә катнаштылар.
Бу үзенчәлекле көн, ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә һәм, аның исеменнән күренгәнчә, агачлар утырту, корыган, киселгән агачлар урынына утырту, торгызу һәм яшелләндерү, урманнарны һәм паркларны окультуризацияләү белән бәйле.
Югары Ослан гимназиясе хезмәткәрләре һәм укучылары "Җиргә бакча бүләк ит" акциясендә катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы елларында 27 миллион һәлак булучылар хөрмәтенә Хәтер аллеясында агачлар утырттылар.
Бу көнне агач утырту - ата-бабаларыбызга рәхмәт әйтү генә түгел, аларның батырлыгы турында хәтерне саклап калу өчен менә дигән мөмкинлек тә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев