1 марттан газ җиһазларын куллануга таләпләр кырыслана
Соңгы салкыннарда сөремле газ чыгып тору аркасында, вентиляция юллары начар булу сәбәпле кеше үлеменә китергән очраклар арткан.
1 марттан Россиядә газ җиһазларын карап тотуга карата таләпләрне кырысландыруны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керә. Моңарчы төтен юлының эшләве генә игътибарга алынган булса, хәзер һава алмашы күрсәткечләрен һәм төтен юлы һавасындагы газларның микъдарын приборлар белән үлчәргә кирәк булачак.
Газ хезмәте хезмәткәрләренә приборлар күрсәткечләрен теркәп, аларның югары һәм түбәнге чик кысасыннан чыкмавына инанырга кирәк булачак. Шул ук вакытта газ җиһазыннан файдалану таләпләрен санга сукмау ачыкланган очракта, мондый фатир яки йортны газдан өзәчәкләр. Газ хезмәте хезмәткәрләрен торакка кертмәгән очракта да газ белән тәэмин итү туктатыла. Йортка газ кергән кран гына ябылып куелмаячак, аны эретеп ябыштырып ук куячаклар. Ягъни үзлегеңнән киредән газга тоташу кыенга туры киләчәк. Газ җиһазы һәр ел саен тикшерелергә һәм кешеләр үзләре үк газчыларның торакны тикшерүләре белән кызыксынырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев