Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк

Яңача исәпләүдә хезмәт стажы һәм соңгы 12 айлык эш өчен түләнгән иминият кертемнәре исәпкә алыначак.

Социаль фонд хезмәткәрнең пенсия коэффициентларының гомуми санын иминият кертемнәре күләменә карап арттырачак, әмма иң күбе өчкә, бу 399,15 сум тәшкил итә. Аннары пенсия коэффициентларының яңа гомуми саны пенсия коэффициенты бәясенә тапкырлана, бу ел башыннан ул 133,05 сум тәшкил итә. 

Эшләүче пенсионерлар өчен пенсия коэффициенты бәясе индексацияләнми, һәм ул пенсионер пенсия ала башлаган елда булган дәрәҗәдә теркәлә. Мәсәлән, 2018 елда пенсия рәсмиләштергән һәм бу елга кадәр өзлексез эшләвен дәвам иткән эшләүче пенсионер өчен пенсия коэффициенты бәясе 81,49 сумга тигез. Ягъни, өч пенсия коэффициентын туплап та, 2018 елда пенсиягә чыккан кеше өчен өстәмә күләме нибары 244,47 сум тәшкил итәчәк. Өстәмәнең максималь күләмен быел пенсия ала башлаган пенсионерлар алачак - 400 сумга якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев