Печәнне кышкылыкка саклаганда янгын куркынычсызлыгы чаралары
Җәй азагында - көз башында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы авыл халкы печәнне кышка әзерли башлый.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аны саклаганда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләделәр. Еш кына янгыннар ут белән саксыз эш итү һәм печән саклаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыга.
Еш кына печәнне торак йортлар, мунчалар, хуҗалык корылмалары, юл өлеше янында өеп куялар. Теләсә нинди үтеп баручы тәмәке ташлый икән – янгын чыгасына сәбәп. Ут белән саксыз эш итү, ыргытылган шырпы яки тәмәке төпчеге санаулы минутларда печән яки салам эскертен юкка чыгара ала. Бераз җил иссә, ә еш кына аның ярдәменнән башка да, ут хуҗалык һәм торак биналарына күчәргә мөмкин.
Печәннең янгын чыгу мөмкинлеген булдырмау һәм күршеләр белән низагка кермәс өчен, алдан ук шәхси утарларда урын әзерләргә киңәш итәбез. Авыл халкы шулай ук истә тотарга тиеш - печән, салам һәм тиз янучан башка материалларны торак йортлардан, хуҗалык корылмаларыннан ераграк урыннарда җыярга кирәк. Аларны саклау урыннарында тәмәке тарту очракларына юл куярга ярамый.
Печән, салам кибәннәрен урнаштыру өчен мәйданчыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренә ярашлы рәвештә 4 метрдан да ким булмаган киңлектә периметр буйлап казып чыгарга кирәк. Юлларга кадәр минималь ара - кимендә 20 метр, биналар һәм корылмаларга кадәр - кимендә 50 метр булырга тиеш.
Балалар турында да онытырга ярамый. Аларны утлы бәла-казалардан кисәтү өчен бөтен көчебезне куярга кирәк, чөнки алар еш кына ишегалдында янгын чыгуда гаепле була. Балаларны берничек тә олылардан башка үзләрен генә калдырмагыз, аларга ут белән уйнауның куркынычы һәм аның нәтиҗәләре турында аңлатыгыз, алардан шырпыларны яшерегез.
Янгын сәбәпләрен исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез һәм янгын чыккан очракта - 101, 112 телефоны буенча кичекмәстән шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев