Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Общество

Бергә булганда - без көчле

МХОда катнашучы Россия хәрби көчләрен хуплап, Макыл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Бергә булганда - без көчле!» патриотизм сәгате уздырды.

Чараны оештыручылар балаларга Ватаныбызны яклаучы, яңа территорияләрдә халыкның тынычлыгын саклап торучы солдатларның батырлыклары һәм Россиянең дәүләт чикләре турында сөйләделәр. Бу Россия халкының ватанпәрвәрлегенең искиткеч үрнәге булып тора. Безнең егетләр якыннарының гына түгел, бөтен Россия халкының таянычына мохтаҗ.

Чара газеталардан алынган мәгълүматлар белән тулыландырылды: «Ни өчен көрәшәбез? Тынычлык өчен! Дөреслек өчен! Безнекеләр өчен!

 Әлеге чараның максаты - ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, теләктәшлек хисенә, дөньяда барган вакыйгаларга, үз илең өчен горурлык, толерантлык хисләренә ярдәм итү, безнең армиягә ярдәм итү сүзләрен әйтү генә түгел, аның белән горурлануыбызны күрсәтү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев