Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Үзәк район хастаханәсенә балалар вакцинасының беренче партиясе кайтты

Югары Ослан район хастаханәсендә вакцина нинди күләмдә килгәнен һәм ничек итеп прививка ясатырга кирәклеген сөйләделәр.

Үзәк район хастаханәсендәге үз чыганакларыбыздан билгеле булганча, поликлиникага 50 доза күләмендә яшүсмерләр өчен коронавирустан "Спутник М" вакцинасы кайткан.

Үз балаларына вакцина ясатырга теләүчеләр сишәмбе яки пәнҗешәмбе көнне балалар консультациясенә мөрәҗәгать итә ала.

Вакцина яшүсмернең һәм аның әти-әнисенең (законлы вәкилләренең) ризалыгы булганда гына куела.

Билгеләп үтик, прививкага бала үзе генә түгел, аның ата-аналарының берсе дә (законлы вәкилләре) килергә тиеш. Вакцинация алдыннан табиблар аның сәламәтлеген һичшиксез бәяләячәкләр.

 

фото ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация спутник м вакцинация подростков