Татар Борнашында «Дөнья халыклары бизәкләре» мастер-классы узды
Югары Ослан. Татарча

Татар Борнашында «Дөнья халыклары бизәкләре» мастер-классы узды

Ул авыл мәдәният йортында Пушкин картасы тотучылар өчен, иҗади эшләргә, гореф-гадәтләргә һәм матур шопперларга багышланды.

Катнашучылар гаҗәеп бизәкләр дөньясына чумдылар: төрле халыкларның бизәкләре белән таныштылар һәм һәр бизәкнең нинди мәгънә һәм тарих саклавын белделәр. Традицион рәсемнәр - бизәк кенә түгел, ә мәдәниятнең үзенчәлекле теле, анда дөнья, табигать һәм гаилә кыйммәтләре турындагы күзаллаулар яшеренгән.

Практик өлеш чын мәгънәсендә хыяллар очышына әверелде: балаларга шопперлар ясау өчен, пумала Һәм буяулар, штамплар һәм трафаретлар ярдәмгә килде. Һәркем үзенең кабатланмас дизайнын булдырды, заманча идеяләрне гадәти сәнгать элементлары белән берләштерде. Нәтиҗәдә барлык катнашучыларның да стильле һәм файдалы шопперлары барлыкка килде — һәрберсендә мәдәни мирасның бер өлеше хасил булды. Хәзер бу букчаларны үзең белән көндәлек эшләргә алырга яки якыннарыңа җылы һәм кабатланмас  сувенир буларак бүләк итәргә мөмкин.

 Мондый чаралар иҗади мөмкинлекне ачып кына калмый, ә халык гореф-гадәтләрнең байлыгына яңача карарга һәм хәтта аларны хәзерге тормышның бер өлеше итәргә дә ярдәм итә.


Нет комментариев